ҺАВА ТОРЫШЫ -7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Рөстәм Миңнеханов белән Казахстанның беренче вице-премьеры Казанда хоккей уйнады

26 октябрь 2018, 20:10 , Фото: соцсети

Рөстәм Миңнеханов белән Казахстанның беренче вице-премьеры Казанда хоккей уйнады Бүген Казанда Казахстан белән Россия арасында Хөкүмәтара хезмәттәшлек комиссиясе утырышы узды.

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ»). Казахстанның беренче вице-премьеры Аскар Мамин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Казанда боз ареналарының берсендә хоккей уйнады. Республика башлыгы Instagram битендә матчтан фото куйган.

Татарстан Президенты матбугат хезмәте ачыклык керткәнчә, матчта республиканың танылган хоккейчылары, ветераннары да катнашкан.

  • Казахстанның беренче вице-премьеры Аскар Мамин Казанга 25 октябрьдә Казахстан белән Россия арасында Хөкүмәтара хезмәттәшлек комиссиясе утырышында катнашу өчен килде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10