ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Татарстанда үлемгә китергән юл-транспорт һәлакәте катнашучыларын эзлиләр

26 октябрь 2018, 18:48 , Фото: Республиканская Госавтоинспекция

Татарстанда үлемгә китергән юл-транспорт һәлакәте катнашучыларын эзлиләр Татарстан Дәүләт автоинспекциясе һәлакәт шаһитларын 8(843)5-333-888, 8(843)5-333-964 телефоннарына хәбәр итүләрен сорый.

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ»). Республика Дәүләт автоинспекциясе өлкән яшьтәге ханымны таптаткан автомобиль йөртүчене эзли. Бу турыда Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.

«9 октябрь 20.15 сәгатьтә республиканың Балык Бистәсе районында Мәскәү-Уфа автоюлының 925 нче чакрымында 75 яшьлек хатын-кызны машина бәрдергән һәм һәлакәт урыныннан китеп барган”, - дип хәбәр иттеләр ведомствода.

Зыян күргән пенсионерны ашыгыч рәвештә хастаханәгә алып киткәннәр. Хатын-кыз вафат булган.

Татарстан Дәүләт автоинспекциясе һәлакәт шаһитларын 8(843)5-333-888, 8(843)5-333-964 телефоннарына хәбәр итүләрен сорыйлар.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10