ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять, Мәдәният

«Илгиз ил гизә» проектының яңа чыгарылышы әзер

26 октябрь 2018, 18:33 , Фото: Илгиз Шәкүров

«Илгиз ил гизә» проектының яңа чыгарылышы әзер Яңа чыгарылыш татар халкының бөек җырчысы Әлфия Авзаловага багышланган.

(Казан, 26 октябрь, "Татар-информ"). «Интертат» электрон газетасының махсус проекты «Илгиз ил гизә» видеоблогының яңа чыгарылышы әзер булды. Видеоблогны «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының YouTube каналында карап була. Яңа чыгарылыш татар халкының бөек җырчысы Әлфия Авзаловага багышланган.

Видеода бөек җырчының якын кешеләре: кызы Зөлфия, озак еллар бергә эшләгән музыкантлары Сания һәм Кәрим Габидуллиннар, иҗатташ дуслары Хәмдүнә Тимергалиева һәм Нәфкать Нигъмәтуллин Әлфия Авзалова турында моңарчы бик азларга гына билгеле булган фактларны сөйли.

- Әлфия апа яшь вакытында сәхнә артында нишләргә яраткан?
- Иң яраткан ризыгы нәрсә булган?
- Соңгы еллардагы татар мәдәнияте һәм эстрададан канәгать булганмы?
Видеоблогта әлеге сорауларга җавап ачыклана.

Чыгарылышның төп соравы: Әлфия Авзалованың дәвамчысы кем?

«Илгиз ил гизә» проектының барлык чыгарылышларын әлеге сылтама аша карый аласыз.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10