ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Чаллыда җылыту приборлары җитештерә торган цех түбәсе янган

26 октябрь 2018, 18:02 , Фото: ГУ МЧС по РТ

Чаллыда җылыту приборлары җитештерә торган цех түбәсе янган Бүген көндез «Безон» компаниясе территориясендә янгын чыккан.

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ»). Чаллыда конвектор һәм радиаторлар җитештерә торган цех түбәсенә ут капкан. Бу турыда Россия Гражданнар оборонасы министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Безон» ҖЧҖ компаниясе территориясендә янгын чыгуы турындагы хәбәр ашыгыч хезмәтнең бердәм номерына бүген 15.45 сәгатьтә килгән.

«Һәлакәт урынына Чаллы янгын сүндерү-коткару гарнизоны көчләре юнәлдерелде», – дип хәбәр иттеләр ведомство матбугат хезмәтендә.

Җылыту приборлары җитештерә торган цехның түбәсе януын ачыкланган. Предприятие эшчеләрен эвакуацияләгәннәр.

Янгын сүндерерүдә 49 кеше һәм 15 берәмлек техника катнашкан.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10