ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстанда юеш кар явачак

26 октябрь 2018, 17:40 , Фото: архив/Рамиль Гали

Татарстанда юеш кар явачак 27-29 октябрьдә төнлә һәм иртән республика юлларының кайбер участокларында бозлавык булуы ихтимал.

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ»). Иртәгә Татарстанның кайбер районнарында юеш кар яварга мөмкин. Бу турыда Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Төнлә температура +2...-3 градус булачак. Көндез һава температурасы +6 градуска кадәр күтәреләчәк.

Якшәмбе, 28 октябрьдә, иртән һәм көндез юеш кар, аннары яңгыр яварга мөмкин. Төнлә температура +1 ... –4 градус, ә көндез +3 -8 градус җылы булачак.

Шулай ук 27-29 октябрьдә төнлә һәм иртән республика юлларының кайбер участокларында бозлавык булуы ихтимал

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10