ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Аграр тармакта Россия һәм Казахстан хезмәттәшлеге тотрыклы булуы әйтелде

26 октябрь 2018, 17:13

Сергей Левин тармакта товар әйләнеше 2 млрд долларга якынаюын билгеләп узды.

(Казан, 26 октябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Россия һәм Казахстанның авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәттәшлеге тотрыклы үсештә. Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры урынбасары Сергей Левин шул хакта әйтте.

“Бездә Казахстан белән хезмәттәшлек уңышлы. Товар әйләнеше тотрыклы үсештә. Былтыр бик үк уңышлы булмады, 10 проценттан кимрәк иде. Быел алга китеш сизелә, тиздән 2 млрд долларга якынаябыз”, - диде.

Ул аграр тармакта Россия Федерациясе һәм Казахстан территорияләрендә уртак инвестицион проектлар гамәлгә ашырылуын әйтте. “Без агрологистиканы үстерәбез”, - диде.

Казахстан Авыл хуҗалыгы министрлыгының агросәнәгать комплексында дәүләт инспекциясе комитеты рәисе Ажар Каджибекова кайбер төп продукцияләргә ветеринария документлары белән бәйле проблемалы мәсьәләләр булуын билгеләп узды.

Утырышта сәнәгать, транспорт, югары белем һәм фән өлкәсендә хезмәттәшлек турында фикер алыштылар.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10