ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Билбау көрәше буенча дөнья чемпионатында Татарстан данын 16 көрәшче яклый

26 октябрь 2018, 17:23 , Фото: Регина Гумарова

Билбау көрәше буенча дөнья чемпионатында Татарстан данын 16 көрәшче яклый Бу чарага Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да чакырылган иде.

(Казан, 26 октябрь, "Татар-информ, Гөлия Хәсбиуллина). Казанның "Ак Барс" Көрәш сараенда Билбау көрәше буенча XVI дөнья чемпионатында 42 илдән 200дән артык көрәшче катнаша. Алар арасында Татарстаннан 16 спорт остасы Россия данын яклый.

Ачылу тантанасында Татарстан Республикасының Премьер-министр урынбасары Васил Шәйхразиев кунакларны Татарстан Президенты исеменнән тәбрикләде һәм Казанның спорт башкаласы булуы юкка түгел икәнен билгеләп үтте. Бу чарага Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да чакырылган иде.

Ярыш ике көн дәвам итәчәк, 26-27 октябрь һәр теләгән кеше дөнья чемпионатын Көрәш сараена килеп күзәтә ала.

"Ярышта катнашкан спортчылар киләчәктә гаиләләре, дуслары белән Казанга ял итәргә килүенә ышанам. Алар шәһәребезнең матурлыгына сокланып китәләр," - диде Татарстанның билбаулы көрәш федерациясе башкарма директоры Хәбир Хәбибуллин.

"Бөтен халык белсен, кеше килсен, залыбыз тулып торсын өчен дөнья чемпионатына керү ирекле", - диде ул. Көрәш сараеның трибуналары тулы иде, җанатарлар арасында яшь көрәшчеләр дә күп иде. Көрәш белән кызыксынган яшьләргә аерым чакыру юнәлтелгән булган.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10