ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Казахстан Татарстан белән берничә инвестицион проект гамәлгә ашырачак

26 октябрь 2018, 16:27 , Фото: Михаил Захаров

Казахстан Татарстан белән берничә инвестицион проект гамәлгә ашырачак Казахстанның беренче вице-премьеры әйтүенчә, быел үзара сәүдә әйләнеше күләмен 1 млрд долларга җиткерү ниятләнә.

(Казан, 26 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Казахстан белән Татарстан арасында берничә инвестицион проект билгеләнгән. Бу хакта журналистларга Казахстан Премьер-министрының беренче урынбасары Аскар Мамин әйтте.

“Быел сәүдә әйләнеше күләмен 1 млрд долларга җиткерергә уйлыйбыз. Инвестицион проектларны билгеләдек. Казахстан белән Татарстан арасында багланышлар Россия һәм Казахстан арасында хезмәттәшлеккә этәргеч бирәчәк дип уйлыйм”, - диде Аскар Мамин.

Ул Россия һәм Казахстанның сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләрне үстерүдә динамикасы яхшы булуын әйтте. “Товар әйләнеше күләме арта. Якындагы 1-2 елда 20 млрд долларга җитәрбез дип саныйм”, - диде.

Ул үзара сәүдә әйләнешендә эшкәртү секторы өстенлек итүен билгеләп үтте. “Бу динамика дәвам итәр дип ышанабыз. Уртак предприятиеләр саны арта”, - дип белдерде.

  • Россия һәм Казахстан арасында дипломатик мөнәсәбәтләргә 1992 елның 22 октябрендә нигез салына.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10