ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

КФУда "Татарча диктант"ны җырчы Эльмира Кәлимуллина яздырачак

26 октябрь 2018, 15:57 , Фото: Салават Камалетдинов

КФУда Диктант язу 13:00 сәгатьтә башлана.

(Казан, 26 октябрь, “Татар-информ”). Иртәгә КФУда "Татарча диктант"ны җырчы, Татарстанның атказанган артисты Эльмира Кәлимуллина яздырачак. Бу хакта Татар яшьләре форумы матбугат үзәге хәбәр итә.

Диктант язу 13:00 сәгатьтә башлана.

"Татарча диктант" акциясенең максаты – татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучылар даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү. Һәр теләгән кеше, диктант язуда катнашып, татар телен белү дәрәҗәсен тикшерә ала.

Быел “Татарча диктант” акциясендә катнашучы татарстанлылар язучы, публицист, нәшир һәм сәясәтче Гаяз Исхакый әсәреннән өзек язачак. Чит илләр һәм төбәкләр өчен башка татар язучысы – балалар әкиятләре һәм драма әсәрләре авторы Абдулла Алиш әсереннән өзек әзерләнде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10