ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Яр Чаллыда тагын ике кеше кызамык белән авырый

26 октябрь 2018, 15:46 , Фото: Михаил Захаров/архив, Султан Исхаков

Яр Чаллыда тагын ике кеше кызамык белән авырый Биредә тимгелле һәм йогышлы авыруга шик булган һәр баланы сырхауханәгә салалар.

(Казан, 26 октябрь, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Яр Чаллыда бүгенге көндә дүрт кеше кызамык белән авырый. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә Татарстанның сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Сергей Осипов шул хакта белдерде.

  • Яр Чаллыда кызамык авыруының дүрт рәсми очрагы теркәлгән.

“Бүгенге көндә безгә тимгелле һәм йогышлы авыруга шик булган һәр баланы сырхауханәгә салырга туры килә. Контактта булган бөтен кешене сырхауханәгә салып бетерү өчен, безгә Тукай районы хастаханәсенең профилен үзгәртергә туры килде”, - диде Сергей Осипов.

  • Кызамык – көчле йогышлы авыру, һава юлы белән күчә, тән температурасы 40,5 градуска кадәр күтәрелергә мөмкин. Авыз куышлыгы һәм өске тын юллары ялкынсына. Бу авыруга, шулай ук, конъюнктивит, тәнгә тап-тимгелләр чыгу хас.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10