ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татар теле кагыйдәләрен туплаган сайт эшли башлады

26 октябрь 2018, 16:45

Бу проект иртәгә узачак “Татарча диктант” акциясенә багышланган.

(Казан, 26 октябрь, “Татар-информ”). Татар телендә тыныш билгеләре һәм орфографиягә кагылышлы кагыйдәләрне бер урынга җыйган "Дөрес" проекты ачылды. Бу турыда дизайнер Илдар Әюпов үзенең фейсбугында хәбәр итә.

"Бөтен кагыйдәләрне бергә җыйган соңгы җыентык 60 нчы елларда чыккан. Ул вакыттан бирле күп кенә кагыйдәләр актуальлеген югалткан. Яңа кагыйдәләр барлыкка килә, әмма алар төрле академик китапларда гына урын ала", - ди дизайнер.

Бу проект иртәгә узачак “Татарча диктант” акциясенә багышланган. Аны гамәлгә ашыруда Тәбрис Яруллин һәм Бөтендөнья татар конгрессы ярдәм иткән. Кагыйдәләрне тел белеме буенча эксперт Эльвира Динмөхәмәтова җыйган һәм бер системага салган.

Сайтта уңайлы эзләү системасы бар. Анда татар хәрефләренннән башка да язарга мөмкин, ул барысын да аңлый. Мисал өчен, "ондэу билгесе" дип язып эзләп була.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10