ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов Казахстан белән суднолар төзелеше өлкәсендә хезмәттәшлек турында әйтте

26 октябрь 2018, 15:36 , Фото: Михаил Захаров

Рөстәм Миңнеханов Казахстан белән суднолар төзелеше өлкәсендә хезмәттәшлек турында әйтте Казахстан Хөкүмәтенең беренче вице-премьеры Аскар Мамин суднолар һәм вертолетлар төзелеше өлкәләрендә багланышларны көчәйтү буенча йөкләмә биргән.

(Казан, 26 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Казахстан белән суднолар төзелеше өлкәсендә хезмәттәшлек урнаштырырга җыена. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ белән Казахстан хезмәттәшлеге буенча Хөкүмәтара комиссиясе утырышыннан соң әйтте.

“Без аеруча суднолар төзелеше өлкәсендә хезмәттәшлектә якын. Кичә Аскар Узакпаевич (Казахстанның беренче вице-премьеры – Т.И. искәрмәсе) тиешле күрсәтмәләрен бирде. Казахстан делегациясе вәкилләре вертолет һәм суднолар төзү заводларында булды”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул кичә һәм бүген казахларга Татарстан предприятиеләре проектлары күрсәтелгәнен искәртте.

Президент әйтүенчә, Татарстан һәм Казахстан арасында сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләрдә беренче урынны “КАМАЗ” җәмгыяте алып тора. “Казахстан “КАМАЗ” өчен Россиядән соң икенче базар”, - диде.

Миңнеханов Татарстанның нефть химиясе комплексы да мөһим булуын билгеләп узды. “Бу Казахстанны продукция белән тәэмин итү генә түгел, тирәнрәк интеграцияләрне карарга кирәк. Казахстанның безнең производстволарга кирәкле чимал ресурслары зур”, - диде.

Президент әйтүенчә, үзара багланышларда зур компанияләр генә күздә тотылмый. “Автомобильләрне табигый газга күчерү, автокомпонентлар җитештерү өлкәсендә киңкырлы эш бар. Бу сораулар буенча фикер алыштык”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10