ҺАВА ТОРЫШЫ -7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Казахстанның беренче вице-премьерына Татарстан компанияләре потенциалын тәкъдим иттеләр

26 октябрь 2018, 15:14 , Фото: Михаил Захаров

Казахстанның беренче вице-премьерына Татарстан компанияләре потенциалын тәкъдим иттеләр Россия һәм Казахстан арасында хезмәттәшлек буенча Хөкүмәтара комиссия утырышы Татарстанның икътисади мөмкинлекләрен тәкъдим итүдән башланды.

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ», Арсений Маврин). Бүген Казанда Россия Федерациясе һәм Казахстан Республикасы арасында хезмәттәшлек буенча Хөкүмәтара комиссиянең XX утырышында катнашучыларга Татарстанның сәүдә-икътисади потенциалы тәкъдим ителде.

Презентацияне ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов үткәрде.

Тәкъдим итү чарасы утырышның пленар өлеше башланганчы Казан Ратушасы фойесында узды. ТР сәнәгать һәм сәүдә министры республика икътисадының төп юнәлешләре, шулай ук Татарстан һәм Казахстанның нинди өлкәләрдә һәм ни дәрәҗәдә нәтиҗәле хезмәттәшлек итүе хакында сөйләде.

2017 елда Татарстан һәм Казахстан арасындагы тышкы сәүдә әйләнеше, 2016 ел белән чагыштырганда, 300 миллион долларга арткан.

Татарстан продукциясе экспорты, акчага күчереп исәпләгәндә, 600 миллион долларга якынайган. Казахстан продукциясе импорты 100 миллион доллар чиген узып киткән. Бу, 2016 ел белән чагыштырганда, 10 мәртәбә артыграк.

 

 

 

 

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10