ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Антон Силуанов Казахстан һәм Россия арасында товар әйләнеше 23 процентка артканын әйтте

26 октябрь 2018, 14:56 , Фото: Салават Камалетдинов

Антон Силуанов Казахстан һәм Россия арасында товар әйләнеше 23 процентка артканын әйтте Казахстанга экспорт 9 процентка арткан, Казахстаннан импорт та 10 процентка якын үскән.

(Казан, 26 октябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Ел башыннан июльгә кадәр Казахстан һәм Россия арасында товар әйләнеше 23 процентка арткан. Бу хакта бүген Казан Ратушасында Россия һәм Казахстан арасында хезмәттәшлек буенча Хөкүмәтара комиссиянең 20нче утырышында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары - финанс министры Антон Силуанов әйтте.

Ул Татарстанда тулай төбәк продукт күләме үсеше, Россия буенча уртача күрсәткеч белән чагыштырганда, ике тапкыр артык булуын искәртте. Инвестицион климатның Татарстанда кулай булуын, Рөстәм Миңнехановның бизнес үсешенә шартлар тудыруын әйтте.

"Казахстан Россия өчен төп сәүдә партнерларының берсе булып тора. Товар әйләнеше үсә. Ел башыннан июльгә кадәр товар әйләнеше 23 процентка артканын күрәбез. Бу - бик уңай күрсәткеч. Казахстанга экспорт 9 процентка арткан, Казахстаннан импорт та 10 процентка якын үскән. Киң товарлар групасы буенча динамика күзәтелә. Бу - икеяклы мөнәсәбәтләр үсешенә этәргеч”, - диде Россиянең финанс министры.

Антон Силуанов Казахстанга Россиядән турыдан-туры инвестицияләр агымы күзәтелүен әйтте. 2005 елдан инвестицияләр күләме 12 млрд доллардан артып киткән. Казахстаннан Россиягә инвестицияләр 4 млрд долларга якын.

“Казахстанда Россия капиталы белән 50 дән артык инвестицион проект тормышка ашырыла. Сүз автомобиль төзелеше, авыл хуҗалыгы, тимер юл өлкәләре өчен машина төзелеше, химия тармагындагы проектлар турында бара”, – диде федераль министр.

Ул Россия вәкилләре катнашында 6 меңнән артык предприятие исәпләнүен әйтте. “Россия Казахстанны гражданлык авиация техникасы, тимер юл техникасы, авыл хуҗалыгы продукциясе белән тәэмин итәргә әзер. Без барлык өлкәләрдә хезмәттәшлекне дәвам иттерәчәкбез”, – диде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10