ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Җәмгыять

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Дания Мирсаяпова вафат

26 октябрь 2018, 14:14

Дания Мирсаяпова Казан дәүләт мәдәният институтының театр факультеты доценты булып эшләгән.

(Казан, 26 октябрь, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Дания Мирсаяпова вафат. Бу хакта үзенең Инстаграм социаль челтәрендә Казан дәүләт мәдәният институты доценты Азат Зарипов хәбәр итте.

“Казан дәүләт мәдәният институтының ректораты, укытучылар коллективы һәм студентлары театр факультеты доценты Дания Мирсаяпованың вакытыннан элек үлүе сәбәпле аның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклаша”, дип яза Азат Зарипов.

  • Дания Мирсаяпова Казанда туып үсә. Ленинград театр институтын (ЛГИТМиК) тәмамлый. 1975 елда Казан дәүләт мәдәният институтында эшли башлый.

“Дания Мирсаяпова бик нык авырды. Онкология шикелле булды ул аның. Операциясе дә уңышлы гына узган иде инде. Кызганыч, терелә алмады, бүген китеп барды. Аның бердәнбер баласы, улы да, 14 ел элек, 2004 елның 17 маенда вафат булган иде”, - диде Азат Зарипов.

Ул Дания Мирсаяпованың институтта алыштыргысыз кеше булганлыгын әйтте. “Казан дәүләт мәдәният институтының театр факультетындагы кешеләрнең барысы да аның аша үтә иде инде. Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдиновны да ул укыткан. Дания Искәндәровна 1975 елдан бирле театр факультетын берүзе алып барды”, - диде Азат Зарипов.

“Дания Мирсаяпова белән хушлашу булмаячак. Ул аны үзе теләмәде инде, “кирәкми”, диде. Бүген 15.00 сәгатьтә   Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрен Казанның 7нче больницасыннан Түбән Новгородка кремацияләргә алып киттеләр. Яңа Татар бистәсе зиратында җирләячәкләр”, - диде Азат Зарипов.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10