ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстанда ел саен меңгә якын егет контракт буенча хезмәт итүне сайлый

26 октябрь 2018, 14:35 , Фото: Султан Исхаков

Татарстанда ел саен меңгә якын егет контракт буенча хезмәт итүне сайлый 27 октябрьдә Казанда «Контракт буенча хәрби хезмәт – Синең сайлау» дигән акция узачак.

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ», Александр Елисеев). Татарстанда ел саен 700-1000 егет контракт буенча хезмәт итүне сайлый. ТР яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов матбугат конференциясендә шундый мәгълүматлар китерде.

«Ел саен без чакырылышка әзерлек буенча гаять зур эш башкарабыз. Хәрби исәп, гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү, чакырылыш кампаниясен үткәрүне оештыру мәсьәләләре буенча Россия субъектлары арасында берничә тапкыр лидер булдык. Бер елда Татарстаннан Кораллы көчләргә 7 мең егет китә, аларның 1 меңнән артыгы хәрби белгечлекләр буенча әзерлек узган. Ел саен шуларның 300гә якыны контракт буенча хезмәт итәргә кала», - дип искәртте Дамир Фәттахов.

27 октябрьдә Татарстан башкаласында, «Казан» Гаилә үзәге янында «Россия Федерациясе Кораллы көчләрендә контракт буенча хәрби хезмәт – Синең сайлау» дигән акция узачак. Чара кунакларын хәрби техника күргәзмәсе, кул сугышы буенча мастер-класслар, электрон тир, күңел ачу программасы һәм «Миг-29» очкычларында «Стрижи» югары пилотаж төркеменең чыгышлары көтә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10