ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Татарстан ветераннары "Балкыш" гала-концертын Ленин комсомолына багышлады

26 октябрь 2018, 12:47 , Фото: gossov.tatarstan.ru

Татарстан ветераннары Үзешчән артистларның чыгышын "Балкыш" фестиваленең оештыру комитетын җитәкләгән ТР парламенты Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да тамаша кыла.

(Казан, 26 октябрь, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). "Балкыш" үзешчән башкаручыларның республика ветераннар фестивале быелгы дүртенче концертын комсомолның 100 еллыгына багышлый. Бу хакта концерт алдыннан ТР Ветераннар советы рәисе, фестивальнең оештыру комитеты рәисе урынбасары Хәбир Иштирәков әйтте.

"Без җәй көне хәйрия концерты да оештырдык, Өлкәннәр көнендә дә чыгыш ясадык, - диде Хәбир Иштирәков "Татар-информ" хәбәрчесенә. - Бүгенге концертыбызда яшьләр дә, балалар да катнаша".

  • "Балкыш" үзешчән башкаручыларның республика ветераннар фестиваленең гала-концерты Тукай исеендәге Татар дәүләт филармониясе сәхнәсендә бара. Концертта Татарстанның 17 районыннан 200ләп ветеран катнаша. Алар утыздан артык номер башкарачак.

Үзешчән артистларның чыгышын "Балкыш" фестиваленең оештыру комитетын җитәкләгән ТР парламенты Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да тамаша кыла. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10