ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Республика балалар клиник хастаханәсе телемедицина аша район табибларына ярдәм итә

26 октябрь 2018, 12:16

Яңа җиһаз балаларның сәламәтлек торышын, хәлен бәяләргә, дәвалау алымнары буенча киңәшләшергә мөмкинлек бирә.

(Казан, 26 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Республика балалар клиник хастаханәсе, телемедицина технологиясен кулланып, район табиблары белән элемтәгә чыга һәм киңәшләрен бирә башлаган. Бу хакта хастаханәнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Телемедицина проекты кысаларында, күчмә "стойка" - баганасыман җайланма файдаланыла. Җайланма ТРның балалар табибларына Республика балалар хастаханәсе белән элемтәгә керү мөмкинлеге бирә.

"Стойка" ярдәмендә пациент яткан урыннан трансляция алып барыла. Икенче төрле әйткәндә, телекүпер үткәрелә. Диагноз куюда тизлек, төгәллек арта, дәвалау тактикасын сайларга мөмкинлек туа.

Республика балалар хастаханәсенең анестезиология һәм реанимация бүлеге мөдире вазифаларын башкаручы Иван Дамоцев әйтүенчә, ике айлап "стойка"ны сынаганнар. Ике атна элек актив куллана башлаганнар.

“Технологиянең әһәмияте бик зур. Аудио һәм видео аша сигнал тапшырудан тыш, чынбарлык вакыт режимында УЗИ һәм эндоскопик тикшеренүләрнең нәтиҗәләрен күрергә була", - ди Дамоцев.

 

фото: Любомир Сахабутдинов

"Элек 300әр километр араны йөреп узарга туры килә иде. Хәзер барысы да җайлашты. Без, кирәк минутында элемтәгә кереп, баланың сәламәтлеген бәяли алабыз”, - ди И. Дамоцев.

Бүген күчмә "стойка" – Түбән Камада перинаталь үзәкле Балалар шәһәр хастаханәсендә. Ул киләчәктә бу технологияне Әлмәт, Яр Чаллыда да гамәлгә кертергә тырышачакларын әйтте.

Мәгълүмати һәм инновацион технологияләр бүлеге башлыгы Любомир Сәхабетдинов әйтүенчә, әлегә җиһаз сынау үтә. Аның кирәклегенә ныклап инангач, башка урыннарда да куллану мөмкинлеге каралачак.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10