ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

«Стрижи» авиация төркеме Казансу өстендә күнекмә очышлар үткәрде

26 октябрь 2018, 11:51

27 октябрьдә Татарстан башкаласында «Контракт буенча хәрби хезмәт – Синең сайлау» агитация акциясе уза.

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ»). Бүген «Стрижи» югары пилотаж авиация төркеме Казансу акваториясе өстендә күнекмә очышлар үткәрде.

«Миг-29» очкычлары елга өстендә берничә әйләнеш ясады.

27 октябрьдә алар «Контракт буенча хәрби хезмәт – Синең сайлау» агитация акциясендә командалы һәм ялгыз пилотажда үз осталыкларын күрсәтәчәк.

«Татар-информ» агентлыгы моңа кадәр олимпия чемпионы Юрий Федькинның әлеге чара вакытында контракт нигезендә хезмәт итүгә ярдәм йөзеннән мастер-класс үткәрәчәге хакында хәбәр иткән иде.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10