ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсе бүлекләре яңартылган

26 октябрь 2018, 11:20 , Фото: Рамиль Гали/архив

Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсе бүлекләре яңартылган Капиталь төзекләндерүдән соң, бүлекләр бүген ачылачак.

(Казан, 26 октябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бүген Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсендә капиталь ремонттан соң яңартылган бүлекләр ачылачак. Ел саен клиниканың сырхауханә һәм кабул итү бүлекләре аша йогышлы авыру күрсәткечләре булган 55 меңнән артык пациент уза. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Сырхауханә, кабул итү һәм бокс бүлекләрендә төзекләндерү эшләре башкарылган. Шулай ук биредә аеруча куркыныч һәм көчле йогышлы авырулар өчен 45 ятакка исәпләнгән 20дән артык аерым палаталар каралган.

Медицина кирәк-яраклары, корпуслы җиһаз, инвентарь республика бюджеты хисабына алынган.

Ремонт эшләре 2018 елның мартында башланган. Сырхауханә һәм кабул итү бүлекләренең эчке төзелеше өлешчә үзгәртелгән, түбәсе һәм электр, җылылык белән тәэмин итү челтәрләре төзекләндерелгән.

Кабул итү бүлеге фасадына - капиталь ремонт, бинада буяу, бизәү эшләре үткәрелгән. Бүлекләргә яңа җиһазлар, медицина җайланмалары кайтарылган.

Гомуми чыгымнар 50 млн сумнан артык тәшкил итә. Капиталь төзекләндерү кабул итү бүлегенең эш сыйфатын яхшыртачак, чиратта утыру вакытын киметергә мөмкинлек бирәчәк. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10