ҺАВА ТОРЫШЫ -7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Татарстанның микрофинанс оешмалары портфеле ел башыннан 1,5 миллиард сумга кадәр арткан

26 октябрь 2018, 10:28 , Фото: архив

Татарстанның микрофинанс оешмалары портфеле ел башыннан 1,5 миллиард сумга кадәр арткан Россия микрофинанс оешмалары портфеленең иң зур өлешен гадәти заемнар тәшкил итә.

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ», Егор Никитин). Татарстан микрофинанс базарының гомуми күләме ел башыннан алып 1,5 миллиард сумга җиткән. Бу Россия микрофинанс оешмалары портфеленең (аның күләме 133 миллиард сум тәшкил итә) 1,1 проценты дигән сүз. Россия Банкы Микрофинанс базары департаментының җайга салу идарәсе башлыгы Роман Новиков «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шул хакта хәбәр итте.

Хәзерге вакытта Татарстанда 46 микрокредит һәм бер микрофинанс компаниясе эшли, дип искәртте ул. Микрофинанс оешмалары портфеленең структурасы хакында сөйләгәндә, Новиков кулланучы заемнарының өстенлек итүен билгеләп үтте.

Хезмәт хакына кадәрге заемнар микрофинанс оешмалары портфеленең 23 процентын тәшкил итә. Хәзерге вакытта микрофинанс оешмалары хезмәтләреннән даими рәвештә 7,6 миллион россияле файдалана.

«Бүгенге көндә портфельнең күләме 133 миллиард сум тәшкил итә. Әгәр 2018 елның беренче яртыеллыгын һәм 2017 ел ахырын чагыштырып карасак, ярты ел эчендә үсеш 16 процент тәшкил иткән», - диде Новиков.

  • Үзәк банк вәкиле билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта илнең микрофинанс базары югары үсеш дәрәҗәсенә күтәрелгән һәм ул физик затларга да, эшкуарларга да финанслардан файдаланырга мөмкинлек бирә.

 

 


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10