ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

«Бигеш» аэропортыннан Дубайга яңа чартер рейслары ачылды

26 октябрь 2018, 10:10

Очышлар март ахырына кадәр дәвам итәчәк.

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ»). «Бигеш» аэропортыннан Дубайга Azur Air һәм Pegas Fly компанияләренең Boeing 737-800 самолетлары яңа чартер рейслары башкарачак. Очышлар март ахырына кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта аэропортның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Azur Air авиакомпаниясе очкычлары - атнага бер, Pegas Fly авиакомпаниясе самолетлары 10-11 көнгә бер рейс ясаячак. 189 пассажир сыйдырышлы Boeing 737-800 самолеты бер пункттан икенчесенә 5,5 сәгатьтә барып җитәчәк.

  • Дубай – Россия туристларының яраткан ял итү урыннарының берсе. Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең әлеге иң зур шәһәре Фарсы култыгы буенда урнашкан.  

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10