ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казанның Газовая урамында чит ил маркалы дүрт машина бәрелешкән

26 октябрь 2018, 09:40 , Фото: соцсети

Казанның Газовая урамында чит ил маркалы дүрт машина бәрелешкән Шаһитлар фикеренчә, юл һәлакәте авариядә катнашучыларның берсе борылышта уңышсыз маневр ясау аркасында килеп чыккан.

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ»). Казанның Газовая урамында ишегалдында чит ил маркалы дүрт машина бәрелешкән. Бу хакта социаль челтәрләрдән файдаланучылар хәбәр итә.

Барлык автомобильләргә дә сизелерлек зыян килгән, шуларның икесе – такси.

Юл һәлакәтенең сәбәпләре һәм нәтиҗәләре турында мәгълүмат әлегә юк. Шаһитлар фикеренчә, авариядә катнашучыларның берсе, мәктәп янындагы борылышта идарәсен югалтып, туктап торган автомобильләргә килеп бәрелгән.

Юл һәлакәтенең нечкәлекләре ачыклана.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10