ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Татарстанда беренче яртыеллыкта товарлар һәм хезмәтләр күләме 1,3 трлн сумга кадәр арткан

26 октябрь 2018, 09:23 , Фото: Михаил Захаров/архив

Татарстанда беренче яртыеллыкта товарлар һәм хезмәтләр күләме 1,3 трлн сумга кадәр арткан Төяп җибәрелгән товарлар, башкарылган эшләр һәм күрсәтелгән хезмәтләр күләменең 68,6 проценты дүрт эшчәнлек төренә туры килә.

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда 2018 елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча төяп җибәрелгән товарлар, башкарылган эшләр һәм күрсәтелгән хезмәтләр күләме 300 миллиард сумга артып, 1,3 триллион сумга җиткән. Бу хакта  ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы хәбәр итә.

Узган алты ай нәтиҗәләре буенча төяп җибәрелгән товарлар, башкарылган эшләр һәм күрсәтелгән хезмәтләр күләменең 68,6 проценты дүрт эшчәнлек төренә туры килә.

«Файдалы казылмалар табу – 24,8 процент, кокс һәм нефть продуктлары җитештерү – 22,3 процент,  химия продуктлары эшләп чыгару – 12,1 процент, автотранспорт чаралары, тагылмалар җитештерү – 9,4 процент», - дип искәрттеләр министрлыкның матбугат хезмәтендә.

  • 2018 елның алты аенда Татарстанда 17,7 миллион тонна нефть чыгарылган, 25 меңнән артык йөк машинасы һәм 14 меңнән артык җиңел автомобиль, 7,6 миллион данә шин һәм 350 мең тоннадан артык синтетик каучук җитештерелгән.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10