ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Ашыгыч ярдәм машинасын йөртүчеләр һөнәри осталыкта көч сынашачак

26 октябрь 2018, 09:05 , Фото: Рамиль Гали/архив

Ашыгыч ярдәм машинасын йөртүчеләр һөнәри осталыкта көч сынашачак Катнашучылар юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү, фигуралы хәрәкәтләр белән йөртү һәм беренче медицина ярдәме күрсәтү осталыгын күрсәтәчәк.

(Казан, 26 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген Казанда “Ашыгыч ярдәм машинасын иң яхшы йөртүче” шәһәр бәйгесе узачак. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Конкурс Татарстанның Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе идарәсендә узачак.

Автомобиль транспорты хезмәткәрләре көне алдыннан, бәйге төп кешелек һәм һөнәри сыйфатларга җәмгыятьнең игътибарын җәлеп итүгә юнәлдерелгән.

Ашыгыч ярдәм хезмәте автомобиле йөртүчесе эше төрле авырлыклар белән бәйле. Пациентка ярдәмнең вакытында күрсәтелүе машина йөртүченең никадәр тиз һәм ипләп йөртә белү осталыгыннан тора. Шуңа күрә бу эш физик чыдамлык сорый.

Конкурс өч этаптан торачак. Катнашучылар юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүгә компьютерда тестлаштыру узачак. Аннары фигуралы хәрәкәтләр белән йөртү һәм юл һәлакәтләрендә зыян күрүчеләргә беренче медицина ярдәме күрсәтү осталыгын күрсәтәчәкләр.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10