ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Мәскәү "Татарча диктант" акциясенә кушыла

26 октябрь 2018, 07:41

Диктант татар телен камил белүчеләр һәм тел өйрәнүчеләр өчен аерым ике бүлмәдә үтәчәк.

(Казан, 26 октябрь, "Татар-информ"). 27 октябрь көнне Мәскәүдә яшәүче милләттәшләребез дә «Татарча диктант» акциясенә кушылачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Диктант татар телен камил белүчеләр һәм тел өйрәнүчеләр өчен аерым ике бүлмәдә үтәчәк.

Диктант текстын татар телен камил белүчеләр өчен Концерт залында ТВ тапшырулар алып баручысы Ләйсән Дусаева укый. Татар телен өйрәнүчеләр өчен диктант 306 бүлмәдә филология фәннәре кандидаты Лилиана Сафина ярдәмендә узачак.

Татарча диктант 13:00 сәгатьтә башлана. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10