ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Актанышта сыйфатлы һәм арзан сөт сатып алу өчен чиратта торалар

26 октябрь 2018, 04:00 , Фото: aktanysh.tatarstan.ru

Актанышта сыйфатлы һәм арзан сөт сатып алу өчен чиратта торалар Кибет күмәртәләп сату һәм сатучыларның саны буенча 1 ноябрьгә кадәр югарыда әйтелгән режимда эшләячәк.

(Актаныш, 26 октябрь, "Татар-информ", "Актаныш таңнары" Ләйсән Тимерова). Актанышта иртәнге якта яңа китерелгән сыйфатлы сөтне арзан хакка сатып алырга теләүче кешеләр чиратта шактый вакыт торуларыннан канәгать булмауларын әйттеләр. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Район Советы аппараты җитәкчесе Альберт Тимиров әлеге сату ноктасында булып, сатучылар белән дә, сатып алучылар белән дә аралашты.

Элекке КБО бинасында урнашкан “Агросила Коммерция” Актаныш-3(Молоко) кибете – күмәртәләп сату кибете. Аның төп эшчәнлеге күмәртәләп сатып алучы сәүдә нокталары вәкилләренә товар җибәрү һәм сату. Район халкының сорау-гозерләрен искә алып, сатучылар аерым сатып алучыларга да сөт ризыкларын сата. Ләкин кибеткә товар китергән вакытта сатучылар көнлек сату өчен китерелгән сөт ризыкларын кабул итә һәм күмәртәләп сатып алучыларга җибәрә. Аерым сатып алучылар чиратта көтеп тора. Товар сату сатучыларның хезмәт вазифасында каралмаса да, алар халык белән тыгыз элемтәдә, аларның сорауларын канәгатьләндереп эшли. Сөт ризыклары аерым сатып алучыларга да җитәрлек күләмдә китерелә.

Кибет күмәртәләп сату һәм сатучыларның саны буенча 1 ноябрьгә кадәр югарыда әйтелгән режимда эшләячәк.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10