ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Балтач сыерларын Мәскәүгә алып барганнар

26 октябрь 2018, 08:00 , Фото: baltaci.ru

Балтач сыерларын Мәскәүгә алып барганнар Балтач сыеры Россия күләмендә үткәрелгән “Алтын көз – 2018” күргәзмәсендә көмеш медальгә лаек булды.

(Балтач, 26 октябрь, “Татар-информ”, “Хезмәт”, Зөлфия Шакирова). Күптән түгел "Татарстан" җәмгыятенең акыллы, матур, сөтле ике сыеры – “Кама” белән “Ландыш” Мәскәүдә үткән “Алтын көз-2018” күргәзмәсендә катнашты. Бу турыда район газетасы хәбәр итә.

Районның “Татарстан” җәмгыятенең “Кама” кушаматлы сыеры Россия күләмендә үткәрелгән “Алтын көз – 2018” күргәзмәсендә көмеш медальгә лаек булды. Сөтлебикәләрне күргәзмәгә Илдар Фатыйхов белән Фидаил Хәкимов алып барган.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10