ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Әлмәтлеләр өчен эш ярминкәсе оештырыла

26 октябрь 2018, 06:00

Бирегә килгән кешеләр эш тәкъдим итүчеләр һәм булган вакансияләр белән таныша ала.

(Әлмәт, 26 октябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). 26 октябрь көнне Әлмәт шәһәренең мәшгульлек үзәге физик мөмкинлекләре чикле һәм барлык эш эзләүче кешеләрне вакансияләр ярминкәсенә чакыра. Бу турыда җирле басма яза.

Бирегә килгән кешеләр эш тәкъдим итүчеләр һәм булган вакансияләр белән таныша ала. Шулай ук психолог тарафыннан һөнәр сайлау буенча махсус тест та үткәреләчәк.

Әлмәтлеләрне Герцен урамы,86А йорты адресы буенча көтеп калалар. Тулырак мәгълүматны сез 32-34-95 номерына шалтыратып белә аласыз.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10