ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Әскәр Мамин: Татарстан–Казахстан товар әйләнешендә миллиард доллар – чик түгел

25 октябрь 2018, 21:16 , Фото: tatarstan.ru

Әскәр Мамин: Татарстан–Казахстан товар әйләнешендә миллиард доллар – чик түгел
 Татарстан һәм Казахстан сәүдә-икътисади багланышларын үстерү буенча элеккеге килешүләрне яңадан карарга ниятлиләр.

(Казан, 25 октябрь, “Татар-информ”, Арсений Маврин). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казахстанның беренче вице-премьеры Әскәр Мамин республикалар арасындагы товар әйләнешендә миллиард доллар планкасын яңадан карарга кирәк дип исәпли. Бу хакта алар бүген Казан Кремлендә узган киңәйтелгән очрашуда әйтте.

Встреча Президента Республики Татарстан Р.Н. Минниханова с Первым заместителем Премьер-министра Республики Казахстан Аскаром Узакпаевичем Маминым.

“Миллиард доллар – бу әле чик түгел. Мөмкинлекләр шактый зур”, - диде Әскәр Мамин.

“Безнең бурыч Татарстанның Казахстан белән товар әйләнешен 1 млрд долларга кадәр җиткерү һәм аннан да уздыру. Моның өчен бөтен мөмкинлекләр бар”, - дип хуплады Рөстәм Миңнеханов.

Встреча Президента Республики Татарстан Р.Н. Минниханова с Первым заместителем Премьер-министра Республики Казахстан Аскаром Узакпаевичем Маминым.

Татарстан Президенты Татарстан һәм Казахстан арасында нефть чыгару, нефтехимия өлкәсендә хезмәттәшлек буенча җитди потенциал барлыгына ышана.

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, шулай ук суднолар, вертолет төзелешендә уртак проектлар белән җитди шөгыльләнергә урын бар.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10