ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Казан Кремлендә Татарстан – Казахстан килешүләре теркәлде

25 октябрь 2018, 20:28 , Фото: tatarstan.ru

Казан Кремлендә Татарстан – Казахстан килешүләре теркәлде
  Татарстан – Казахстан сәүдә-икътисади хезмәттәшлеге буенча эшче төркеменең икенче утырышы протоколы имзаланды.

(Казан, 25 октябрь, “Татар-информ”, Арсений Маврин). Бүген Казан Кремлендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казахстан беренче вице-премьеры Әскәр Мамин катнашында Татарстан – Казахстан сәүдә-икътисади хезмәттәшлеге буенча эшче төркемнең икенче утырышы протоколы имзаланды.

Татарстан ягыннан документка имзаны Татарстан вице-премьеры – Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов куйды. Казахстан ягыннан документны Казахстан милли икътисад вице-министры Серик Жумангарин имзалады.

Встреча Президента Республики Татарстан Р.Н. Минниханова с Первым заместителем Премьер-министра Республики Казахстан Аскаром Узакпаевичем Маминым.

  • Эшче төркем утырышы кичә Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында узган иде.

Киңәшмәдә Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер Татарстан Казахстан партнерлары белән икътисади һәм инвестиция элемтәләрен киңәйтүдә кызыксынуын әйтте.

"Автомобиль, суднолар, вертолет төзелеше, нефть, газ, химия, югары технологияләр, авыл хуҗалыгы, сәламәтлек саклау өлкәсендә кооперация зур кызыксыну тудыра”, - диде ул.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10