ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Казан “Тоталь диктант – 2019” башкаласы исеменә дәгъва итә

25 октябрь 2018, 20:15 , Фото: архив/Рамиль Гали

Казан “Тоталь диктант – 2019” башкаласы исеменә дәгъва итә Онлайн-тавыш бирүдә катнашу өчен totaldict.ru сайтында теркәлергә кирәк.

(Казан, 25 октябрь, “Татар-информ”). Казан “Тоталь диктант – 2019” мәгариф акциясе башкаласы исеменә дәгъва итә. 14 шәһәр арасында totaldict.ru сайтында тавыш бирү 29 октябрьдән 19 ноябрьгә кадәр дәам итәчәк.

Тавыш бирүдә катнашу өчен totaldict.ru сайтында теркәлергә кирәк. Аннан соң тәүлек дәвамында бер тапкыр тавыш бирергә була.

Тавышларны 20 ноябрьдә санаячаклар, ә 21 ноябрьдә бәйгенең шорт-листы игълан ителә. Финалчы шәһәрләр үз проектларын 2 февральдә Новосибирскида “Тоталь диктант” конференциясендә яклаячак.

  • “Тоталь диктант — 2019” 13 апрельдә узачак.

“Тоталь диктант” башкаласында шәһәр халкына диктант әйтеп яздыру өчен текст авторы үзе киләчәк.

  • Быел Владивосток “Тоталь диктант” башкаласы булган иде. Анда тумышы белән Казаннан булган язучы Гүзәл Яхина “Дети мои” романыннан өзек укыды.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10