ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Татарстан Дәүләт автоинспекциясе "Шипы" билгесе кую турында ачыклык кертте

25 октябрь 2018, 20:43 , Фото: архив/Рамиль Гали

Татарстан Дәүләт автоинспекциясе Машина йөртүчеләрне республика юлларында бозлавык хасил булу ихтималы турында кисәтәләр.

(Казан, 25 октябрь, “Татар-информ”). Кышкы тәгәрмәч куйгач, автомобильнең арткы тәрәзәсенә "Шипы" билгесен куярга кирәк.  Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Татарстан Дәүләт автоинспекциясендә әйттеләр.

Татарстан Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләргә җәйге шиннарны вакытында кышкыга алыштырырга кирәклеген искәртә һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә чакыра.

ЮХИДИ хезмәткәрләре бозлавык вакытында хәрәкәт иткәндә куркынычсыз тизлек сакларга һәм бигрәк тә каршы як хәрәкәт юлына чыгу белән бәйле куркыныч маневрлар ясаудан сакланырга кирәклеген искәртә. 

Синоптиклар фаразы буенча республикада алдагы көннәрдә һава температурасының минус тамгасына кадәр төшүе көтелә. Шунлыктан юлларда бозлавык хасил булуы мөмкин.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10