ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Тарихчы Альберт Борһанов Чиләбе һәм Курган татарлары телләрен югалта дип саный

25 октябрь 2018, 19:29 , Фото: архив/Султан Исхаков

Тарихчы Альберт Борһанов Чиләбе һәм Курган татарлары телләрен югалта дип саный "Кайбер авылларда татар исемнәрен, фамилияләрен бозып сөйләшәләр", - ди галим.

(Казан, 25 октябрь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Курган һәм Чиләбе өлкәләрендәге районнарда тарихи-төбәк экспедициясенә барып кайткан тарихчы галим Альберт Борһанов халыкның гореф-гадәтләре сакланган, ләкин телне югалту процессы бара, дигән фикергә килгән. Бу хакта ул Бөтендөнья татар конгрессы оештырган матбугат конференциясендә әйтте.

  • Альберт Борһанов - Татарстанның төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте советы рәисе, РФ ХТФА академигы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе.

“Халыкның рухы көчле, гореф-гадәтләр сакланган, ләкин телне югалту процессы бара”, - ди Альберт Борһанов.

“Кайбер авылларда татар исемнәрен, фамилияләрен бозып сөйләшәләр. Азат исемен Александр диләр. Кызганыч, күп татарлар чукынып, исемнәрен югалткан. Мәсәлән, Сәйдәшев фамилиясе Сидяшевка әйләнгән. Мондый мисаллар күп”, - диде тарихчы.

Тарихчылар читтә яшәгән милләттәшләрдән үрнәк алырлык әйберләр дә күргән. "Кайсы татар зиратына барсаң да, сугыш ветераннарының исемнәре куелган махсус такта бар”, - дип сөйләде ул.

  • Экспедиция 12 сентябрьдән 3 октябрьгә кадәр Чиләбе өлкәсенең Кунашак һәм Кызыл Армия районнарында, Курган өлкәсенең Шатровск, Шадринск, Целинный, Звениголовск, Куртамыш, Әлмән һәм Сафакүл районнарында булган.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10