ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Зәйдә авыл хуҗалыгы тармагының еллык эшчәнлегенә нәтиҗә ясадылар

25 октябрь 2018, 22:00 , Фото: zainsk-rt.ru

Зәйдә авыл хуҗалыгы тармагының еллык эшчәнлегенә нәтиҗә ясадылар Районның алдынгы комбайнчылары 100 мең сум премиягә лаек булды.

(Зәй, 25 октябрь, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Рәзимә Кашапова). Бүген Зәйнең "Энергетик" мәдәният сараенда ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Николай Титов, район башлыгы Разиф Кәримов, “Агрокөч -төркем” АҖ, “АгроКөч” холдингы җитәкчелеге һ.б.лар катнашында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек алдынгылары слеты  узды.  “Уңыш бәйрәме”ндә авыл хуҗалыгы һәм аны эшкәртү сәнәгате тармагының еллык эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды, бурычлар билгеләнде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Аңа агроэшкәртү сәнәгате комплекслары һәм агрофирма бүлекчәләреннән 500 дән артык хезмәт алдынгысы чакырылды. Ветераннар һәм хезмәт династияләренең урыны түрдән булды. Мәдәният йортының икенче катында агрофирмалар, шикәр заводы, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе стендлары, быел үстерелгән уңыштан зур, авыл күренеше белән үзенчәлекле күргәзмәләр эшләде.

Зәй аграрийлары бәйрәмгә лаеклы килде. “Уңыш бәйрәме” башыннан ахырына кадәр авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куючыларга мәдхия укылды. Хезмәт алдынгылары сәхнәгә күтәрелеп, зур залда алар эшенә зур бәя бирелеп, аларга кадер-хөрмәт күрсәтелде. Районның алдынгы комбайнчылары Андрей Митрофанов, Валерий Бутяев, Айрат Сафин, Дамир Шәйгарданов, Рамил Сибгатулиннар 100 мең сум премиягә лаек булды.

Район аграрийларына профессиональ татар җырчысы, композитор, Татарстанның халык артисты Вил Усманов, район үзешчәннәре матур, дәртле җырларын, “Татарстан” , “Сәйләннәр” бию ансамбльләре дәртле биюләрен бүләк итте.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10