ҺАВА ТОРЫШЫ -9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Җырчы Алсу Россиянең атказанган артисты булды

25 октябрь 2018, 18:41 , Фото: архив/Рамиль Гали

Җырчы Алсу Россиянең атказанган артисты булды Тумышы белән Бөгелмәдән булган җырчы Алсуга мактаулы исем билгесен Россия мәдәният министры Владимир Мединский тапшырды.

(Казан, 25 октябрь, “Татар-информ”). Алсу буларак билгеле булган җырчы Алсу Абрамова Россиянең атказанган артисты исеменә лаек булды. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

“Җырчы Алсу Абрамова “Россиянең атказанган артисты” күкрәк билгесен Россия мәдәният министры Владимир Мединский кулыннан алды”, - дип хәбәр итә агентлык.

Алсудан тыш актерлар Максим Матвеев һәм Станислав Дружников, Зур театр вокалисты Агунда Кулаева һәм җырчы Инна Маликова Россиянең атказанган артистлары булды.

  • Җырчы Алсу 1983 елда Бөгелмә шәһәрендә туа. Музыкаль карьерасы 1998 елда, 15 яшь тулгач башлана.
  • 2000 елда җырчы “Евровидение” музыкаль бәйгесендә Россияне тәкъдим итеп, Solo җырын башкара. Ул анда икенче урынга лаек була.
  • Алсу дискографиясендә ун альбом бар. “Зимний сон” һәм “Иногда” җырлары аның визит карточкасы булып тора.
  • 2000 елда Алсу Татарстанның атказанган артисты исемен алды. Ә ун елдан соң ул республиканың халык артисты булды.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10