ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Рөстәм Миңнеханов Малайзия компаниясе белән Казан агломерациясен үстерү турында сөйләште

25 октябрь 2018, 17:55 , Фото: tatarstan.ru

Рөстәм Миңнеханов Малайзия компаниясе белән Казан агломерациясен үстерү турында сөйләште Рөстәм Миңнеханов әйткәнчә, PEMANDU компаниясенең территорияләрне социаль-икътисади үстерүдә тәҗрибҗәсе бар.

(Казан, 25 октябрь, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген PEMANDU Малайзия компаниясе делегациясе белән очрашып, Казан агломерациясен үстерү өлкәсендә хезмәттәшлек турында сөйләште. Бу турыда республика җитәкчесе матбугат хезмәте хәбәр итте.

  • PEMANDU (Performance Management and Delivery Unit) 2009 елда Малайзия икътисадын торгызу максатыннан оештырылган. 2017 елда бөтен бурычларны башкаргач, PEMANDU приватизацияләнгән.

Бүген компания стратегик дәүләт идарәсе өлкәсендә башка илләргә киңәшләр, консультацияләр бирә. Сбербанк, Федераль юл агентлыгы, Россия экспорт үзәге һәм башка оешмалар белән Россиядә хезмәттәшлек тәҗрибәсе бар.

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. МиңнехановныңМалайзия «PEMANDU» компаниясе делегациясе белән очрашуы

Рөстәм Миңнеханов әйткәнчә, PEMANDU компаниясенең территорияләрне социаль-икътисади үстерүдә тәҗрибҗәсе бар. Казан, Чаллы һәм Әлмәт. "Казан агломерациясе - төп һәм сезнең өчен кызыклы", - диде ул.

Очрашуда Казан агломерациясен үстерүдә хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында сүз барды. PEMANDU вәкилләре фикеренчә, агломерациянең төп үзәге Казан финанс районы була ала.

Малайзия делегациясе шулай ук махсус "лаборатория"ләрдә проектларны гамәлгә ашыру тәҗрибәсен кайтарырга тәкъдим итте, диелгән хәбәрдә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10