ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Татарстан нефть-газ химиясе комплексы 2018 елның тугыз аенда керемне 38 процентка арттырды

25 октябрь 2018, 17:30

«Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ директорлар советы утырышын Рөстәм Миңнеханов уздырды.

(Казан, 25 октябрь, "Татар-информ"). Татарстан нефть-газ химиясе комплексы 2018 елның тугыз аенда җитештергән товарлар бәясе 980 млрд. сумнан артты, бу узган елдагыдан 38 процентка артык. Республиканың берләштерелгән бюджетына түләүләр 30 процентка артты, 57 млрд. сумга кадәр. Татарстан Президенты матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итте.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ директорлар советы утырышын уздырды. Холдинг генераль директоры Рафинат Яруллин компания эшчәнлеге турында сөйләде. 

2018 елның гыйнвар-сентябрь айларында комплекс продукциясе нефть продуктлары һәм резинадан товарлар исәбенә 4 % арткан.

Җитештерү алдынгылары арасында - "Татнефть" шиналар комплексы һәм ТАИФ-НК. Үсешне инвестицион проектлар һәм сату күләме арту тәэмин иткән.

Валюталар курсы арту экспорттан керем артуына китерде, дигән Рафинат Яруллин.

Утырышта ягулык-энергетика комплексы өлкәсендә яңа продуктлар һәм технологияләр тәкъдим ителгән.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10