ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Рөстәм Миңнеханов уздырган утырышта "Татнефть"нең ноябрьгә бюджеты расланды

25 октябрь 2018, 17:12 , Фото: tatarstan.ru

Рөстәм Миңнеханов уздырган утырышта Директорлар советы 2019 елга финанс-хуҗалык эшчәнлегенә фаразларны әзерләүгә күрсәткечләрне карады.

(Казан, 25 октябрь, "Татар-информ"). Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырган "Татнефть" ГАҖ директорлар советының чираттагы утырышында 2018 елның тугыз аенда бюджетны башкару каралды. Утырышта ноябрь аена бюджет расланды. Бу турыда республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

"Татнефть" ГАҖ Директорлар советы утырышы. Татарстан Республикасы Президенты, "Татнефть" ГАҖ Директорлар советы рәисе Р.Н. Миңнеханов уздыра.

Директорлар советы компаниянең 2019 елга финанс-хуҗалык эшчәнлегенә фаразларны әзерләүгә күрсәткечләрне карады. Фаразлаулар "Татнефть" төркеменең 2030 елга кадәп үсеш стратегиясе нигезендә билгеләнә.

Шулай ук "ЗЕНИТ" банк төркеменең үсеш стратегиясе дә каралды. Директорлар советы банк бизнесы тармагының финанс күрсәткечләрен уңай бәяләде һәм менеджментка югары нәтиҗәле банк булдыруга юнәлдерелгән эшне дәвам итәргә йөкләде, диелгән әлеге хәбәрдә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10