ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Италия компаниясе Мәскәү - Казан түләүле юлын инвестицияли

25 октябрь 2018, 16:13 , Фото: архив/Ильнар Тухбатов

Италия компаниясе Мәскәү - Казан түләүле юлын инвестицияли
  550 млрдка бәяләнгән автомагистраль проекты гамәлдәге М7 трассасына параллель булачак.

(Казан, 25 октябрь, “Татар-информ”). ANAS Италия компаниясе Мәскәү - Түбән Новгород - Казан тиз йөрешле автомобиль трассасы төзелешен инвестицияли. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Мәскәү - Түбән Новгород - Казан тиз йөрешле автомобиль трассасы төзелеше турындагы килешүне Россия инвестицияләр фонды һәм Италия компаниясе имзалаган.

“Потенциаль проектлар арасындагы Мәскәү - Түбән Новгород - Казан тиз йөрешле автомобиль трассасы төзелеше “Европа - Көнбатыш Кытай” (якынча озынлыгы 729 км) халыкара транспорт маршруты составына керә”, - диелгән агентлык хәбәрендә.

  • Россия Транспорт министрлыгы бәяләве буенча, түләүле яңа трасса 540 – 550 млрд сумга төшәчәк. Автомагистраль гамәлдәге М7 трассасына параллель булачак.

Европа - Көнбатыш Кытай транспорт маршрутын ун ел элек төзи башлаган иделәр. Ул Россия, Казахстан һәм Кытай аша узачак. Юлның көнбатышта - Санкт-Петербургка, көнчыгышта Сары диңгез ярларына барып җитүе көтелә.

ANAS Италия компаниясе Россия юлларын төзүдә беренче тапкыр гына катнашмый. Ул Краснодар һәм Ростов Дон арасындагы М4 “Дон” трассасын төзү пилот проектында катнашкан.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10