ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

“Болгар радиосы” VI Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасын кем алып барачагы билгеле

25 октябрь 2018, 15:42 , Фото: Салават Камалетдинов

“Болгар радиосы” VI Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасын кем алып барачагы билгеле “Болгар радиосы” VI Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы 8 декабрьдә уза.

(Казан, 25 октябрь, “Татар-информ”). 8 декабрьдә узачак “Болгар радиосы” VI Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасының алып баручылары билгеле булды. Бу хакта тантананың сценарий авторы һәм сәхнәгә куючы режиссеры Илфак Хафизов хәбәр итте.

“Быелгы тамашаны радионың баш мөхәррире-продюсеры Илфар Кәримов белән Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Гайзуллин алып барачак. Билгеле, алар белән бергә гүзәл зат та була. Аның кем икәне – әлегә сер”, - дип белдерде Илфак Хафизов.

“Әлеге тантана безнең өчен зур имтихан кебек. Бер яктан, халык алдында имтихан тотсак, икенче яктан – җырчыларыбыз каршында сынау. Ел дәвамында халык мәхәббәтен яулаган җырларны һәм аларның башкаручыларын тиешле дәрәҗәдә тамашачыга тәкъдим итү бурычы тора.

Быелгы тантана “Җыр канатландыра!” девизы белән узачак. Җырның тәэсир көчен радио дулкыннары аша гына түгел, ә нәкъ менә сәхнә аша җиткерү – безнең төп максатыбыз“, - диде Илфак Хафизов.

“Болгар радиосы” Милли музыкаль премиясенең максаты – халык күңелен яулаган җырларны барлау, аларны “Алтын йолдыз” сыны белән бүләкләү, җырчыларның иҗат җимешләрен алтын фондка кертү.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10