ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Бүген дөньяда "Кәгазьсез бер көн" акциясе үткәрелә

25 октябрь 2018, 14:26 , Фото: архив/Михаил Захаров

Бүген дөньяда 1 тонна кәгазьне янга калдырган очракта, 17 агачны, 26 мең литр суны, 4 мең кВт электр энергиясен һәм 240 литр ягулыкны саклап калырга мөмкин.

(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ»). Дөнья күләмендә октябрь аеның дүртенче пәнҗешәмбесендә, быел исә 25 октябрьдә, «Кәгазьсез бер көн» акциясе үткәрелә. Аны оештыручылар көнкүреш һәм җитештерүдә кәгазь куллануны мөмкин кадәр киметергә чакыра. Бу хакта ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Офис кәгазен ел дәвамында куллану өчен 700 миллионнан артык агач кирәк. Ел саен һәр офис хезмәткәре 160 килограмм кәгазьне чүпкә чыгара, бер тәүлек эчендә кулланганнан соң барлык кәгазьләрнең 45 проценты чүплеккә ташлана.

Оештыручылар кәгазь куллануны киметү өчен берничә киңәш тәкъдим итә:

- документларны, кәгазьгә бастырмыйча гына, электрон вариантта тикшерегез;
- кулланылган кәгазьне чүплеккә ташламагыз, ә макулатурага тапшырыгыз;
- документны кәгазьнең ике ягына да чыгартыгыз;
- иске китапларны ташламагыз: аларны китапханәләргә тапшырыгыз яки танышларыгызга бирегез.

  • Әлеге акция AIIM ассоциациясе тарафыннан беренче тапкыр 2010 елда үткәрелгән. Шул вакыттан соң аны ел саен октябрьнең дүртенче пәнҗешәмбесендә уздыра башлаганнар.

Бер кызыклы факт: 1 тонна кәгазьне янга калдырган очракта, 17 агачны, 26 мең литр суны, 4 мең кВт электр энергиясен һәм 240 литр ягулыкны саклап калырга мөмкин.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10