ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Дин

Диния нәзарәте хезмәткәрләре Татарстан мөфтие карары белән “Татарча диктант” язачаклар

25 октябрь 2018, 14:10 , Фото: Султан Исхаков

Диния нәзарәте хезмәткәрләре Татарстан мөфтие карары белән “Татарча диктант” язачаклар Диктант текстын Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин әйтеп яздырыр дип көтелә.

(Казан, 25 октябрь, “Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова). 27 октябрьдә ТР мөселманнары Диния нәзарәте хезмәткәрләре Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин боерыгы буенча “Татарча диктант” язачаклар. Диктант текстын Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин әйтеп яздырачак. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль үсеш бүлеге башлыгы Айгөл Биктимирова әйтте.

“Камил хәзрәт Сәмигуллин күрсәтмәсе нигезендә безнең аппаратта эшләгән һәрбер хезмәткәр, милләтенә карамастан, “Татарча диктант” язу акциясендә катнашырга тиеш. Шундый боерык булды. Диктант язу өчен сәгать унга ТР Диния нәзарәте бинасыны җыелабыз. Диктант текстын Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин яздырачак”, - диде ул.

  • 27 октябрьдә “Татарча диктант” акциясе уздырыла. “Татарча диктант” – татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучылар даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү мәсьәләләренә игътибарны арттыручы белем бирү акциясе. Аны КФУ, Бөтендөнья татар яшьләре форумы, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы бергәләшеп оештыра.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10