ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Татарстан һәм Казахстан арасында товар әйләнешенең еллык үсеше 20 процентка җитте

25 октябрь 2018, 13:53 , Фото: pixabay.com/СС0

Татарстан һәм Казахстан арасында товар әйләнешенең еллык үсеше 20 процентка җитте 2018-2019 елларда Казахстан һәм Татарстан арасында товар әйләнеше 1 миллиард долларга җитәргә мөмкин.

(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан һәм Казахстан арасында товар әйләнеше ел саен 20 процентка арта. Казахстан Милли икътисад министрлыгының халыкара хезмәттәшлек департаменты директоры Кайрат Торебаев журналистларга шулай дип белдерде.

«Без товар әйләнешен 1 миллиард долларга җиткерергә ниятлибез. Бу бурычны гамәлгә ашырырга мөмкин. Быел булмаса да, киләсе елда без аңа һичшиксез ирешәчәкбез. Тренд шактый әйбәт. Хәзерге вакытта елына 20 процент үсеш күзәтелә», - дип искәртте Торебаев.

Ул 24 октябрьдә, Россия һәм Казахстан арасында хезмәттәшлек итү буенча хөкүмәтара комиссия утырышы алдыннан, эшче төркемнең киңәшмәсе үтүен, анда Казахстан һәм Татарстан арасындагы хезмәттәшлек мәсьәләләре хакында фикер алышуларын билгеләп үтте.

 

 


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10