ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Фәйзулла Туишев исемендәге конкурста 7 яшьтән 90 яшькә кадәрге гармунчылар катнашты

25 октябрь 2018, 12:52 , Фото: архив/Салават Камалетдинов

Фәйзулла Туишев исемендәге конкурста 7 яшьтән 90 яшькә кадәрге гармунчылар катнашты Конкурс аерым башкаручылар, кечкенә һәм зур ансамбльләр арасында февраль-октябрь айларында Татарстанда һәм Башкортстанда үткәрелде.

(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ»). Фәйзулла Туишев исемендәге республика гармунчылар смотр-бәйгесендә Татарстан һәм Башкортстан республикаларының 36 районыннан 7 яшьтән 90 яшькә кадәрге аерым башкаручылар һәм ансамбльләр катнашты. 27 октябрьдә Мамадышта бәйгенең йомгаклау туры һәм гала-концерты уздырыла. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат үзәге хәбәр итә.

Быел конкурс февральдә башланды. 5 зона турында Татарстан һәм Башкортстан республикаларының 36 районыннан 7 яшьтән 90 яшькә кадәрге аерым башкаручылар һәм ансамбльләр катнашты.

2018 елның 27 октябрендә Мамадыш шәһәрендә бәйгенең III йомгаклау туры һәм гала-концерт узачак. Анда Татарстанның 29 районыннан башкаручылар катнашыр, дип көтелә.

Йомгаклау чаралары планында каралганча, мастер-класслар, «Татар гармуннары һәм аларны ясаучы осталар» фотокүргәзмәсе оештырылачак, район Мәдәният йорты фойесында фотозона эшләячәк.

  • Татарстанда Фәйзулла Туишев исемендәге республика гармунчылар смотр-бәйгесе 1988 елдан бирле үткәрелеп килә. Конкурс инструменталь традицияләрне саклау, инструменталь башкаруны пропагандалау һәм үстерү, талантлы башкаручыларны ачыклау һәм аларга ярдәм күрсәтү, иҗади яшьләрдә Татарстан халыкларының музыкаль инструменталь иҗатына карата кызыксынуны арттыруга юнәлтелгән.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10