ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Кама елгасына алты мең ярымнан артык сазан маймычы җибәрелде

25 октябрь 2018, 13:18 , Фото: eco.tatarstan.ru

Кама елгасына алты мең ярымнан артык сазан маймычы җибәрелде 2017 ел йомгаклары буенча гына да Татарстан сулыкларына 26 млн сумлык балык җибәрелде.

(Казан, 25 октябрь, "Татар-информ"). Кама суы 6600 сазан маймычына баеды. Түбән Кама районының Красный Ключ бистәсендәге елгада балыкны ишәйтү буенча акция уздырылды. Бу хакта Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы хәбәр итә.

"Бу - мәрхәмәтле эш, мондый чаралар республиканың барлык районнарында уздырыла. 2017 ел йомгаклары буенча гына да Татарстан сулыкларына 26 млн сумлык балык җибәрелде", - дип билгеләде Александр Шадриков.

Уртача авырлыгы 250 грамм тәшкил итүче сазан маймычлары Түбән Камага аэрация һәм һава бирүне контрольдә тоту системасы булган махсус изотермик савытларда китерелде. Суга җибәрелгән балыкларның гомуми авырлыгы - 1, 7 тонна. 

Чарада ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков, Түбән Кама шәһәре мэры Айдар Метшин, республиканың табигать саклау структуралары җитәкчеләре катнашты. Чараның химаячесе Идел елгасын һәм аның кушылдыкларын савыктыру буенча дәвамлы федераль программасын тормышка ашыру кысаларында "ТАНЕКО" АҖ булды.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10