ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Лилия Галимова Дәүләт Думасында Сидякинның урынын Борис Менделевич алачагын әйтте

25 октябрь 2018, 12:37 , Фото: архив

Лилия Галимова Дәүләт Думасында Сидякинның урынын Борис Менделевич алачагын әйтте Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова РФ Федераль Җыены түбән палатасында бушаган урынны алачак кандидатура исемен атады.

(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ», Арсений Маврин). Бүген ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова РФ Федераль Җыены түбән палатасында бушаган урынны алачак кандидатура исемен атады. Моңарчы җиденче чакырылыш РФ Дәүләт Думасында Татарстанны тәкъдим иткән Александр Сидякин Башкортстан Башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручының администрация җитәкчесе итеп билгеләнде.

Картинки по запросу сидякин site:tatar-inform.ru

«Бушаган урынны Борис Менделевич алачак», - дип хәбәр итте Лилия Галимова.

Ул Александр Сидякинга яңа эш урынында уңышлар теләде, аның Дәүләт Думасында Татарстан вәкиле статусында «иң нәтиҗәле эшләүче депутатларның берсе» булуын билгеләп үтте.

  • Борис Менделевичка - 51 яшь. Белеме буенча – табиб (Казан дәүләт медицина университетының дәвалау факультетын тәмамлаган), озак еллар үз белгечлеге буенча эшләгән. 2000 еллар башында ТР Премьер-министрының сәламәтлек саклау мәсьәләләре буенча киңәшчесе һәм ТР Министрлар Кабинетының сәламәтлек саклау, спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру мәсьәләләре буенча бүлек башлыгы вазифаларын башкарган.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10