ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Гүзәл Яхина «Дети мои» романы өчен Мәскәүнең "Сноб" журналы премиясенә дәгъва кыла

25 октябрь 2018, 12:16 , Фото: архив/Ильнар Тухбатов

Гүзәл Яхина «Дети мои» романы өчен Мәскәүнең Язучы журнал үткәрә торган бәйгенең «Әдәбият» номинациясендә җиңү өчен көрәшәчәк.

(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Язучы Гүзәл Яхина Мәскәүдә чыга торган "Сноб" әдәби журналының «Сделано в России-2018» премиясенә дәгъва кыла. Исемлек премияне оештыручы «Сноб» журналы сайтында урнаштырылган.

Мария Степанова («Памяти памяти» китабы), Андрей Хлобыстин («Шизореволюция: очерки петербургской культуры второй половины ХХ века» китабы) һәм Дмитрий Глуховский («Текст» романы) белән бергә Гүзәл Яхина да «Әдәбият» номинациясендә җиңү өчен көрәшәчәк.

Ел саен тапшырыла торган «Сделано в России» премиясе 2012 елда «Сноб» журналы тарафыннан гамәлгә куелган. Быелгы җиңүчеләр киләсе айда билгеле булачак. Проектның сайтында үзеңә ошаган конкурсант өчен тавыш бирергә мөмкин.

  • Гүзәл Яхинаның «Зөләйха күзләрен ача» романы 2015 елның бестселлеры һәм ачышы булды. Әлеге әсәре өчен язучыга «Большая книга» һәм «Ясная поляна» премияләре тапшырылды.
  • Гүзәл Яхинаның «Дети мои» дигән икенче романында Идел буенда яшәгән немец кешесе Якоб Бахның язмышы бәян ителә.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10