ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов керемгә салым җыюга игътибарны көчәйтүне сорады

25 октябрь 2018, 11:45 , Фото: president.tatarstan.ru

Рөстәм Миңнеханов керемгә салым җыюга игътибарны көчәйтүне сорады "Хезмәт хакы түләнгән икән, НДФЛ да түләнергә тиеш. Эш хакы бирелеп тә, НДФЛ түләнмәү өчен башка сугарга кирәк”, - диде Президент.

(Казан, 25 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов физик затларның кеременә салым һәм җир салымын җыю мәсьәләсенә игътибарны көчәйтергә кушты. Бу хакта ул ТР Министрлар Кабинетында бюджет үтәлеше буенча финанс, казначылык һәм салым органнары республика киңәшмәсендә әйтте.

Республиканское совещание финансовых, казначейских 
и налоговых органов в режиме видеоконференции 
по итогам исполнения консолидированного бюджета 
Республики Татарстан за 9 месяцев 2018 года 
и задачам финансовых, казначейских и налоговых 
органов до конца 2018 года. 
Проводит Президент Республики Татарстан 
Р.Н. Минниханов

Рөстәм Миңнеханов салым җитәрлек күләмдә җыелмаган өчен муниципаль хакимиятләрне тәнкыйтьләде.

“НДФЛ буенча салым тиешле дәрәҗәдә түләнеп бетми. НДФЛны 90 елларда гына түләми идек, хәзер андый вакытлар бетте. Хезмәт хакы түләнгән икән, НДФЛ да түләнергә тиеш. Эш хакы бирелеп тә, НДФЛ түләнмәү өчен башка сугарга кирәк”, - диде Президент.

Республиканское совещание финансовых, казначейских 
и налоговых органов в режиме видеоконференции 
по итогам исполнения консолидированного бюджета 
Республики Татарстан за 9 месяцев 2018 года 
и задачам финансовых, казначейских и налоговых 
органов до конца 2018 года. 
Проводит Президент Республики Татарстан 
Р.Н. Минниханов

Актаныш, Әтнә, Югары Ослан, Сарман, Тәтеш, Чистай, Лениногорск районнары – бурычлылар арасында. Миңнеханов бу районнарда салымнар белән бәйле вазгыятьне контрольгә алырга кушты.

Җир салымын түләттерүгә салкын караш Алексеевск, Апас, Алабуга, Биектау районнарында күзәтелә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10