ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Казан федераль университеты журналистларның квалификациясен күтәрү курслары оештыра

25 октябрь 2018, 11:30

Дәресләр 13-15 ноябрьдә 8.30 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр узачак.

(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ»). Казан (Идел буе) федераль университеты Халыкара мөнәсәбәтләр институтының ислам һәм ислам дине белемен үстерү буенча Ресурс үзәге ислам тарихы һәм мәдәнияте белгечләрен әзерләүне тәэмин итү кысаларында 13-15 ноябрьдә журналистларның квалификациясен күтәрү курслары уздыра. Бу турыда оештыручылар хәбәр итә.

Курсларда гаммәви мәгълүмат чаралары аша радикализм һәм экстремизмны кисәтү, толерантлык идеяләрен тарату, заманча һәм сыйфатлы мәгълүмати продуктлар булдыруга ярдәм итү, мәдәниятара коммуникацияләр өлкәсендә медиабелем бирүне һәм медиа-мәгълүмати грамоталылыкны үстерү өчен уңайлы шартлар тудыру бурычы куелган.

Курслар тәмамлангач, 15 ноябрьдә «Мультимәдәни дөньяда ислам» Халыкара форумы (15-16 ноябрь) кысаларында Татарстан Журналистлар берлеге оешуга 100 ел тулу уңаеннан «Постсекуляр җәмгыятьтә мәдәниятара коммуникация стратегиясе һәм практикасы» дигән темага түгәрәк өстәл узачак. 

  • Чараны Казан федераль университеты, Татарстан Республикасы «Татмедиа» агентлыгы һәм ТР Журналистлар берлеге оештыра. Дәресләр 13-15 ноябрьдә 8.30 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр узачак.

Чара этноконфессиональ коммуникацияләр өлкәсендә гаммәви мәгълүмат чаралары эшенең һөнәри һәм этик стандартлары нигезендә журналистларның квалификациясен күтәрү максатыннан оештырыла.

Курсларда дини мөселман оешмаларының гаммәви мәгълүмат чаралары белән хезмәттәшлеген анализлау һәм төбәк матбугат чараларында ислам темасын яктырту проблемалары да карала.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10